13 гыйнварда Уфага Русия Президенты Владимир Путин килде. Дәүләт башлыгы 11 гыйнварда 89нчы яшендә вафат булган Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу чарасында катнашты. Президент Мортаза Гобәйдулла улының табутына чәчәкләр салды. Чара “Башкортостан” дәүләт концертлар залында узды.
Матәм чарасыннан соң Президент Владимир Путин һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның эшлекле очрашуы булды.
11 февральдә республикага эш сәфәре белән килгән Русиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ишембай районында “Торатау” геопаркында булдылар. Министр “Уфа” индустриаль паркы, “ОДК-УМПО” предприятиесе белән танышты, республиканың преференцияле территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.
13 мартта Тегеранда Башкортстан рәсми делегациясенең Иран Ислам Республикасына сәфәре кысаларында төбәкнең инвестицион һәм икътисади потенциалы тәкъдим ителде. Анда дәүләт власте органнары, икътисад һәм эшкуарлыкны үстерү институтлары җитәкчеләре, бизнесменнар һәм Иранның эре компанияләре вәкилләре катнашты.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров презентациядә катнашучыларны сәламләде, Иран белән мөнәсәбәтләр үсешенең һәм икътисадның төрле тармакларында уртак проектларны гамәлгә ашыруның югары потенциалын билгеләп үтте.
7 апрельдә Уфада “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Мәгарифтә күтәрелеш” V форумында катнашты. Төбәк җитәкчесе пленар утырышта чыгыш ясады, шулай ук педагогик хезмәткәрләргә республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.
28 майда Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Китап-байрам” Халыкара китап ярминкәсен ябу тантанасында катнашты.
Фестивальгә Совет мәйданында 26 майда старт бирелде, чарада 140тан артык нәшрият, китап кибетләре, хосусый букинистлар, язучылар, сәнгать белгечләре, Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән – Беларусь, Казахстан һәм Кыргызстаннан иҗтимагый эшлеклеләр катнашты.
– Форумны ел саен уздырырга карар иттек. Бу бәйрәмнең битләрен ябып, сезне киләсе елның май ахырында янә фестивальгә чакырам. Ул тагын да чагурак булачак, – диде Радий Хәбиров.
26-28 июньдә Уфада Русия һәм Белоруссия төбәкләренең X юбилей форумы үтте. Чарада Русия Федерациясенең һәм Беларусь Республикасының якынча 60 төбәге тәкъдим ителде. Форум кысаларында Русия сенаторлары һәм аларның белорус коллегалары, Русия Федерациясе субъектлары һәм Беларусь Республикасы төбәкләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, ике илнең муниципаль власте, шулай ук, бизнес, фән һәм мәдәният вәкилләре катнашлыгында тугыз секция узды. Катнашучыларның гомум саны 4538 кеше тәшкил итте. Уфага барлыгы меңгә якын Русия һәм Белоруссия делегатлары килде.
Форумның мөһим вакыйгасы булып “Русия һәм Беларусь төбәкләре диалогының 10 еллыгы: йомгаклар һәм перспективалар” темасына пленар утырыш торды. Фикер алышуны Русиянең Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Беларусь Республикасының Дәүләт Җыелышы Советы Рәисе Наталья Кочанова уздырдылар. Форумда катнашучыларга һәм кунакларга Русия Президенты Владимир Путин һәм Беларусь Президенты Александр Лукашенко видеомөрәҗәгать юллады.
Валентина Матвиенко Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка форумга зур әзерлек эшләре башкарган өчен рәхмәт белдерде.
“Башкортстан актив икътисади эшчәнлек алып бара. Әмма Белоруссия белән мөнәсәбәтләр безнең өчен икътисади проект кына түгел. Бу – тугандаш Белоруссия халкы белән бик тирән дуслык та”, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
10 июльдә Екатеринбургта “Иннопром-2023” Халыкара сәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында 2022 елда Русия төбәкләрендә сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингын тәкъдим итү булды. Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.
Республика Русия төбәкләре арасында өченче урынны алды. Беренче һәм икенче урында – Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе. Исегезгә төшерәбез, 2020 һәм 2021 еллар нәтиҗәләре буенча Башкортстан Русия рейтингы лидеры булды.
Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, Башкортстанның югары позицияләре – нәтиҗәле сәнәгать сәясәте һәм предприятиеләрнең югары җитештерүчәнле эшчәнлеге җимеше ул.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Санкт-Петербургта 25-27 августта узган Башкортстан көннәрендә төбәкнең рәсми делегациясен җитәкләде.
Делегация программасында эшлекле очрашулар, сөйләшүләр, күргәзмә һәм мәдәни чаралар каралган иде. Төп вакыйгаларның берсе эшлекле форум булды. Аның көн тәртибендә – Башкортстанның инвестицион һәм икътисади потенциалын тәкъдим итү, шулай ук “Төбәкара партнерлык – территорияләрне үстерү нигезе” темасына пленар утырыш.
Эшлекле программа кысаларында Радий Хәбиров Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов белән очрашты, берничә стратегик килешүгә кул куйды.
14 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Русиянең мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева һәм Балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе президенты Антонина Цицулина “Әйдә уйнарга!” беренче Бөтенрусия фестивалендә булдылар. Ул башкаланың Совет мәйданында 14-17 сентябрьдә ил төбәкләреннән 140тан артык балалар товарлары җитештерүчеләр катнашлыгында узды.
“Русия – спорт державасы” XII Халыкара форумы 2024 елда Уфада узачак. Бу хакта 19 октябрьдә Русия Президенты Владимир Путин Пермьдә спорт форумының пленар утырышында белдерде.
– Киләсе елда “Русия – спорт державасы” форумы да узачак. Традиция буенча ул һәрвакыт илебезнең төрле шәһәрләрендә үтә. Бу юлы ул Башкортстанның башкаласы Уфа булачак, – диде Владимир Путин. – 2024 елда Уфа 450 еллыгын билгеләячәк. Форум кунаклары бәйрәм чараларында катнашачак, Русиянең үзенчәлекле төбәгенең мәдәнияте, тарихы һәм мирасы белән танышачак.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ил Президентына киләсе форумны Уфада үткәрү карары өчен рәхмәт белдерде һәм бу чараның югары дәрәҗәдә узачагын ассызыклады.
29 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “туры линия”се узды. Төбәк җитәкчесе БСТ, “Россия 24”, “Башкортостан 24” телеканалларының туры эфирында, “Вся Уфа”, “Сәләм”, “Юлдаш” һәм “Русия радиосы” радиостанцияләрендә, шулай ук, социаль челтәрләрдә республика халкы сорауларына җавап бирде, бу – аның туры эфирда бишенче тапкыр аралашуы булды.
3 сәгать 45 минут дәвам иткән “туры линия”гә социаль челтәрләрдә республика халкыннан 4299 сорау, 216 видеомөрәҗәгать, Ситуацион үзәккә 115 шалтырату кабул ителде. Туры эфирда Башкортстан Башлыгы республика халкының 50дән артык соравына җавап биреп өлгерде.
“Туры линия” вакытында күп фикер алышына торган темалар күтәрелде, болар – махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм, юллар, транспорт, торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, сәнәгать, төзекләндерү, мәдәният һәм спорт.
19 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасын җиткерде. Юлламаны игълан итү чарасында республика парламенты депутатлары, Русия Федерациясе сенаторлары һәм Башкортстаннан Дәүләт думасы депутатлары, республика Хөкүмәте әгъзалары, федераль ведомстволарның башкарма власть органнары һәм территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары, коммерцияле булмаган оешмалар, социаль, мәдәни, мәгариф учреждениеләре вәкилләре, традицион конфессияләр лидерлары, хәрби хезмәткәрләр, шулай ук махсус хәрби операция яугирләренең гаилә әгъзалары катнашты.
Башкортстан Башлыгының Юлламасында республика үсешенең өстенлекле юнәлешләре билгеләнде, аның икътисади потенциалын ныгыту һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча бурычлар куелды. 2024 ел “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында хәстәрлек елы” дип игълан ителде.
– Без авыр сынаулар вакытында яшибез. 2024 ел да җиңел булмаячак. Ышанам ки, җаваплы бурычларны тиешенчә хәл итәрбез, тагын да көчлерәк һәм зирәгрәк булырбыз. Безнең яугирләр тиздән өйләренә исән-сау әйләнеп кайтыр, дип өметләнәм.
Бергә без иң яхшы дөнья төзү өчен көрәшәбез. Төзибез, киләчәк буыннар өчен эшлибез. Алар өчен тарихыбызны, мәдәниятебезне, күпгасырлык кыйммәтләрне саклыйбыз. Һәм безнең буын үз өлешенә Русияне яклау кебек бөек миссия төшүе белән горурланырга тиеш, – диде Радий Хәбиров, чыгышын йомгаклап.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.