+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 декабрь 2023, 08:55

"Акча турында – гади генә" конкурсында кем җиңде?

Башкортстанда киңкүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль медиада "Акча турында – гади генә" финанс белеме мәсьәләләрен иң яхшы яктыртуга еллык республика конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.

"Акча турында – гади генә" конкурсында кем җиңде?"Акча турында – гади генә" конкурсында кем җиңде?
"Акча турында – гади генә" конкурсында кем җиңде?

- 2030 елга кадәр финанс белемен күтәрү һәм финанс культурасын формалаштыру стратегиясе бурычларының берсе - халык белән финанс өлкәсендәге актуаль мәсьәләләре буенча төрле коммуникация каналларын куллану. “Акча турында – гади генә” конкурсының максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын компетентлылыкны, якланганлыкны күтәрү, шулай ук мошенниклыкны профилактикалау өчен финанс белеме мәсьәләләренә җәлеп итү, - дип билгеләде Башкортстан финанс министры урынбасары Нелли Бердина.

«Аналитик» номинациясендә беренче урынны «Россия гәзите - Башкортостан»ннан Айгөл Камаева алды, икенче урында - Станислав Шахов, "Эксперт. Башкортостан" гәзите, өченчедә - Юлия Исәнбирдина, "БСТ" телеканалы.

“Яңалыклар” номинациясендә призлы урыннарны Эльвина Осипова, “Объясняем. Башкортостан» / «Аңлатабыз Башҡортстан»;

Андрей Шарыгин, "ЮТВ" телеканалы һәм Артур Шәмсетдинов, "БСТ" телеканалы алды.

«Интервью» номинациясендә иң яхшысы дип Екатерина Яковлева танылды, «Стерлитамакский рабочий» гәзите, икенче урында - Максим Окунев, «РБК-Уфа» телеканалы, өченчедә - Элла Курильская, «Башкортостан» ДТРК.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас