Чишмә районында 24 яшьлек Эдуард Әлмөхәммәтов югалган, дип хәбәр итә «Лиза Алерт. Башкортстан» эзләү коткару отряды волентерлары.
Югалган егетнең билгеләре: буе 168 сантиметр, уртача гәүдәле, чәче коңгырт, күзләре кара төстә. Югалган көнне ул кара куртка, ак свитер, кара джинсы чалбар һәм кроссовкалар кигән булган.
Яшь ир-егетнең кайда булуы турында мәгълүматка ия булган һәркемнән 88007005452 яки 112 телефоннары буенча шалтыратуны сорыйлар.
Фото: башинформ.рф