Иртәгәдән Башкортстан халкы пенсия ала башлаячак, дип искәрттеләр Социаль фондның төбәк буенча бүлегендә.
"2024 елның гыйнварында республикада пенсияләрне китерү гадәти график буенча үзгәрешсез башкарылачак: почта элемтәсе оешмалары тарафыннан — 3 гыйнвардан башлап; кредит оешмалары аша — 12 гыйнвардан», — дип белдерделәр бүлекчәнең матбугат хезмәтендә.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.