Чара Уфаның Совет мәйданында узды. Биредә 35 команда 380нән артык самавыр белән конкурста катнашты. Монда уеннар, ярышлар, гастрономия ярминкәсе, халык йөрешләре һәм эстрада йолдызлары концерты булды.
Бакалы районы хакимияте башлыгы урынбасары Ринат Дәүләтов та фестивальгә кушылды һәм үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты.
— Борынгы һәм заманча самавырлар китердек, барлыгы - 36 данә. Алар арасында Яңа Бакалы авылыннан гаилә реликвиясе дә бар. Шулай ук монда коймаклар пешереп, кунакларны сыйладык. Чарада беренче ел гына катнашмыйбыз. Бүген салкын булса да, кәеф яхшы. Русия Президенты 2024 елны "Гаилә елы" дип игълан итте, шуңа күрә һәр гаиләгә бәхет һәм тынычлык телибез, — диде Ринат Дәүләтов.
Шулай ук бүләкләр «Иң креатив чәй эчү», «Иң матур самавыр», «Иң тәмле чәй», «Иң борынгы самавыр», «Иң яхшы этник самавыр» номинацияләрендә билгеләнде.
Исегезгә төшерәбез, TERRA ZIMA – традицион бәйрәм чаралары фестивале, ул Уфада декабрь ахырында - гыйнвар башында уза. Фестивальдә күңелле милли уеннар, йолалары белән “Кышкы сабантуй”, чаналар парады, карнавал һәм традицион концертлар уза.
Фото: башинформ.рф