+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 Января 2024, 18:50

Иң-иң сылу Карсылу кайсы?

Уфада "Яңа ел каникуллары. Терра Зима" фестивале дәвам итә. Бүген Совет мәйданында Карсылулар парады узды. Биредә Башкортстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән 500дән артык Кар кызы Уфа урамнарын бизәде.

Иң-иң сылу Карсылу кайсы?Иң-иң сылу Карсылу кайсы?
Иң-иң сылу Карсылу кайсы?

Парадны «Мисс Азия – 2023» титулын яулаган Илүзә Исәндәүләтова башлады. Ул матурлык конкурсларында түбәндәге титуллар һәм лаеклы исемнәр яулаган: "Мисс Уфа – 2020", "Мисс Республика – 2021", "Мисс Республика Башкортостан – 2023".

Костюмнарны бәяләгәндә жюри композициянең бөтенлеген, кул эшләре традицион техникасын һәм авторның оригиналь ниятен исәпкә алган.

Беренче урын – Стәрлетамак командасына, икенче урын - Сибай һәм Дүртөйле районы командаларына, өченче урын Нуриман районына эләкте.

Шулай ук Карсылуларны «Иң яхшы этник костюм», «Иң сөйкемле Карсылу», «Иң эффектлы Карсылу», «Иң креатив Карсылу» һәм «Мини-Карсылу» номинацияләрендә билгеләп үттеләр.

Исегезгә төшерәбез, TERRA ZIMA – традицион бәйрәм чаралары фестивале, ул Уфада декабрь ахырында - гыйнвар башында уза. Фестивальдә күңелле милли уеннар, йолалары белән “Кышкы сабантуй”, чаналар парады, карнавал һәм традицион концертлар уза.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас