+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 гыйнвар , 17:05

Сак булыгыз, бәйрәмнәр!

Бүген беренче дүрт бәйрәм көнендә булган (30 һәм 31 декабрь, 1 һәм 2 гыйнвар) янгыннарга һәм кешеләр үлеменә бәйле оператив вәзгыять тикшерелде һәм йомгаклар ясалды. Утырышны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов үткәрде.

Сак булыгыз, бәйрәмнәр!
Сак булыгыз, бәйрәмнәр!

Вице-премьер сүзләренчә, бу 4 көн эчендә янгыннарда 6 кеше һәлак булган. Шул ук вакытта, 30 һәм 31 декабрь көннәрендә кешеләр үлеме белән янгынга юл куелмаган. Агымдагы елның 1 гыйнварында кешеләр үлеменә китергән янгыннар Благовар, Туймазы һәм Чишмә районнарында булган, ә 2 гыйнварда Аскын һәм Туймазы районнарында.

- Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре безнең профессия өчен һәрвакыт кайнар вакыт һәм без алдан әзерләнәбез. Мәсәлән, республикада бәйрәм көннәрендә махсус янгынга каршы режим кертелде. Ул пиротехник эшләнмәләрне куллану таләпләрен катгыйландыра, бу вакытта кешеләр күпләп ял итә торган бәйрәмнәрне билгеләп үтә торган урыннарга кайбер өстәмә таләпләр кертә. Бу кыска гына булса да - профилактик юнәлештәге өстәмә чаралар комплексы, - диде спикер.

Шул ук вакытта, 2023 елның 30 декабреннән 2024 елның 2 гыйнварына кадәр профилактик төркемнәр тарафыннан 2 меңнән артык профилактик рейд үткәрелгән, алар барышында 30 меңнән артык йөртка барган.

Исегезгә төшерәбез, янгын сәбәптәре булып түбәндәгеләр тора: кешеләрнең озаҡ бәйрәм итеүе һәм контрольне югатуы, исерек килеш тәмәке тартканда йоклап китүе, пиротехниканы куллану кагыйдәләрен бозу һәм башкалар. Ирек Сәгыйтов әлеге җаваплы эшкә катнашы булган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде һәм республика халкын һәм кунакларын Яңа ел белән котлады. Сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык теләде.

Фото: Денис Таваев

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: