Кичә, 2 гыйнварда, кич белән, Башкортстанның Туймазы районында юл-транспорт һәлакәте булган. Вакыйга турында Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр иттеләр.
Тукай авылы янында "Kia Ceed" водителе, борылышта машина белән идарә итә алмыйча, машина юл читенә чыгып очкан. Машина эчендә дүрт өлкән кешедән торган гаилә булган. Бәхеткә, аларның берсе дә зыян күрмәгән.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерәләр. Аерым алганда, һава торышы начар булганда.
Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.