+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 гыйнвар 2024, 06:04

Башкортстанда өч бала югалган...

Бу хәл Иглин районында булган.

Башкортстанда өч бала югалган...Башкортстанда өч бала югалган...
Башкортстанда өч бала югалган...
Бу хәл турында «Иглин балаларын эзләү» волонтерлары хәбәр итә. Бирелгән мәгълүматлар буенча, сүз 7 яшьлек Максим Тюрин, 12 яшьлек Ангелина Гайнанова һәм 13 яшьлек Ксения Подгорная турында бара.

Максим Тюринның билгеләре: буе - 125-130 сантиметр, ябык гәүдәле, чәчләре кыска, кара. Югалган көнне ул аклы-каралы куртка, спорт чалбары, кара ботинка кигән булган.

Ангелина Гайнанованың билгеләре: буе - 156 сантиметр, ябык гәүдәле. Югалган көнне ул кара төстәге тездән түбән куртка, спорт чалбары кигән булган.

Ксения Подгорнаяның билгеләре: буе - 170 сантиметр, ябык гәүдәле, зәңгәр күзле. Югалган көнне ул капюшонлы кара кыска куртка, спорт чалбары кигән булган.

Балаларның кайда булуы турында белүче һәркемне 8(937)3-102-112 телефоны буенча волонтерлар белән элемтәгә керүен, яки полициягә хәбәр итүен сорыйлар.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас