Эшләр планлы оештырыла. Агымдагы елга эш планы билгеләнгән. Ә былтыр башкарылганнарына килгәндә, Иванай һәм Сәйтәк авылларындагы ярдәмче подстанцияләр ремонтланган.
Балтач төркеме начальнигы Фәнзил Мәхмүтов – 32 ел гомерен шушы тармакка багышлаган. Моңа кадәр оператив бригада электр монтерлары, диспетчер, мастер булып эшләгән. Бүгенге көндә – ярдәмче станцияләр төркеме начальнигы.
Эшләре катлаулы. Һәр көнне ике пар 12шәр сәгать кизү тора. Оператив төркемгә ике слесарь (берсе водительне алмаштыра), мастер керә. Иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр – бер бригада, икенчесе иртәнге сигезгә кадәр кизү тора.
– Материалларны алдан хәстәрлибез. Берәр җиһаз сафтан чыга икән, заказ “Башкирэнерго” җәмгыяте аша үзәкләштерелгән тәртиптә бирелә. Нинди генә хәл килеп тумасын, кулланучыны электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклек булдырмау өчен тырышабыз. Җәй буе башкарган эшебезгә имтиханны кышкы чатлама салкыннар вакытында “тапшырабыз”. Безнең эш шунда күренә, – ди Фәнзил Галим улы.
Әлеге вакытта нинди эшләр белән мәшгуль бу төркем хезмәткәрләре? Эш күләме җитәрлек. Трансформаторларда һаваны киптерә торган җайланмаларның эченә силикогель реагенты (индикатор) салына. Аның төсе үзгәргәч, алмаштыралар. Дежурлар атна саен объектларга чыга. Террорчылыкны кисәтүгә игътибар зур. Барлык ярдәмче подстанцияләрне ял көннәрендә караулар оештырыла.
Бу урында ярдәмче станцияләр урнашкан авылларда яшәүче халыкка да мөрәҗәгать итү дөрес булыр иде, ди бүлекчә җитәкчелеге.
– Халык игътибарлы булсын, хәвефсезлеккә битараф булмасын иде. Безнең хезмәткәрләр зәңгәр һәм кызыл төсләр кушып тегелгән махсус киемдә йөри. Объектлар тирәсендә башка төсле киемдәге кешеләр күренгән очракта, кичекмәстән тиешле урынга шалтырату сорала. Без бердәм булганда гына һәртөрле янауларга, хәвефләргә каршы тора алабыз. Шуны онытмасак иде! Ә гомумән алганда, бездә коллектив тату, бердәм, эшчән, тәртипле. Беренче шалтырату белән теләсә кайсы вакытта килергә сәләтле кешеләр тупланган. Оператив бригада электр монтерлары – бер-берсен алмаштырырлык универсаллар. Андый ышанычлы кешеләргә таянырга була, – ди Фәнзил Мәхмүтов.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.