2020 елдан үткәрелеп килүче чара республика туризмын чагылдыручы визит карточкаларының берсе булып тора. Анда кулинар традицияләр һәм новаторлык идеяләре, шулай ук, илебез азык-төлек җитештерүчеләре казанышлары белән танышырга мөмкин.
Фестивальдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөре халкын һәм кунакларын Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады һәм соңгы елларда шәһәр төбәкнең туризм үзәкләренең берсе буларак уңышлы үсеш алуын билгеләп үтте.
Радий Хәбиров, шулай ук, чараның тематик зоналарын карады һәм пилмәннән авыз итте.
Бөре районы хакимияте башлыгы Антон Талалов белдерүенчә, фестиваль мәйданчыгында пилмән җитештерүчеләр арасында конкурслар, шеф-поварлар ярышлары, район гәзите “Победа” призына такмаклар башкаручылар бәйгесе уза, шулай ук интерактив зоналар эшли.
Кәсепчеләр ярминкәсендә төбәк Башлыгы Бөре җитештерүчеләре белән аралашты. Радий Хәбиров искәртүенчә, Башкортстанда сәнәгать кәсепләре осталары үз эшләрен үстерүгә финанс ярдәме алу мөмкинлеге булган республика программасы эшли. Республика җитәкчесе билгеләп үтүенчә, җиһазлар, чимал, эш кораллары һәм материаллар сатып алуга дәүләт субсидияләреннән активрак файдаланырга кирәк.
Өлкән яшьтәгеләр исә төбәк Башлыгына “Башкортстанда озын гомерлелек” программасы ярдәмендә республиканың иң матур урыннарына барып кайтулары турында сөйләде. Алар Радий Хәбировка пенсиядә вакытны актив үткәрү мөмкинлеге булдырган өчен рәхмәт белдерде.
Башкортстан Башлыгы урындагы халык белән аралашканда шундый үтенеч тә яңгырады – Бөредә җәядән ук ату мәктәбе оештыру. Радий Хәбиров муниципалитет хакимиятенә тиешле вариантлар тәкъдим итәргә кушты.
Мәгълүм булуынча, 2015 елда Уфа Фән һәм технологияләр университетының Бөре филиалында “Бөре укчылары” дип аталган хәрби-тарихи клуб оештырылды. Анда шөгыльләнүчеләр даими рәвештә тематик фестивальләрдә катнаша, Ватан тарихындагы мөһим вакыйгаларны реконструкцияләүне оештыра.
Шәһәрнең тарихи үзәгендә Башкортстан Башлыгы Бөре епархиясенең Изге Троица кафедраль соборында булды. Аның территориясендә 2020 елдан “Рухи иминлек” рухи-мәгърифәтчелек үзәге эшли. Үзәк эшчәнлеге милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне үстерүгә юнәлтелгән.
Төбәк җитәкчесе руханиларны һәм мәхәллә кешеләрен Раштуа бәйрәме белән котлады.
– Мин Башкортстанның күп кенә гыйбадәтханәләрендә булам. Безнең республикада барлык диннәрне дә хөрмәт итәләр. Аларның берсе дә начарлык эшләргә өндәми. Әгәр дә кеше гыйбадәтханәгә йөри икән, бу бик яхшы. Бездә православие гыйбадәтханәләре актив үсеш ала. Без, шулай ук, Уфада “Әр-Рәхим” мәчете төзелешен тәмамлау турында карар кабул иттек. Ул озак вакыт төзелмичә торды. Әле мәчет бинасына җентекле экспертиза үткәрелә. Финанслау чыганагы турында да ачыклык бар, – диде Радий Хәбиров. – Бөредә рухи-мәгърифәтчелек үзәге уңышлы үсеш ала. Мондый үзәкләр Бакалы районының Бөгәбаш авылында, Белоретта төзелә. Алар халыкка, бигрәк тә яшьләргә әхлакый тәрбия бирүдә бик зур роль уйный.