Бүген 10:00 сәгатьтә Башкортстанның Чишмә районында үлемгә китерүче авария булган. Төбәк дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, Уфа - Келәш - Чишмә автомобиль юлында "Lada Kalina" машинасы белән идарә итүче 35 яшьлек хатын-кыз каршы як полосадан килүче "Renault Logan" машинасы белән бәрелешкән.
Ашыгыч ярдәм килгәнче "Lаda" машинасы пассажиры үлгән. Тагын ике пассажирны, шул исәптән балигъ булмаган баланы да, дәваханәгә озатканнар. Шулай ук табибларга ярдәм сорап "Renault Logan" водителе мөрәҗәгать иткән.
Әлеге вакытта авария урынында ашыгыч хезмәтләр эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе ачыклана.
Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.