+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Көнүзәк
12 гыйнвар 2024, 09:45
Путин Курилга кайчан барачак?
Япония Русия Президенты Владимир Путинның Курилга барырга ниятләве белән бәйле хәлне игътибар белән күзәтәчәк, дип белдерә Япония Хөкүмәте генеральный секретаре Ёсимаса Хаяси.
Путин Курилга кайчан барачак?
"Безгә Президент Путинның 11 гыйнварда Хабаровскига сәфәре вакытында Курил утрауларына киләчәге хакында белдерүе билгеле. Без Русия Хөкүмәте вәкилләренең белдерүләренә комментарий бирә алмыйбыз. Безнең Хөкүмәт алдагы хәлләрне игътибар белән күзәтеп торачак һәм тиешенчә эш итәчәк", - диде Хаяси.
Ул Япониянең Русиягә карата санкцияләр сәясәтен һәм Украинага ярдәм итүен дәвам итәчәген ассызыклады.
Бу хакта
https://ria.ru/20240112/kurily-1920860059.html
сайты хәбәр итә.
Фото: ria.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"