+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 гыйнвар 2024, 08:55

Пенсионерларны төрлечә алдыйлар...

Ике өлкән яшьтәге кешенең акчаларын алдап алган егет тоткарланган.

Пенсионерларны төрлечә алдыйлар...Пенсионерларны төрлечә алдыйлар...
Пенсионерларны төрлечә алдыйлар...

Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре шикләнелүчене тиз вакыт эчендә ачыклаган һәм тоткарлаган.


9 гыйнварда Уфа шәһәре полициясенә гражданнардан мошенниклар шалтыратуы турында гаризалар килә башлый. Гариза бирүчеләр әйтүенчә, аларны туганнары юл-транспорт һәлакәтенә эләккән дип ышандыралар һәм бу сылтау белән арадашчы-курьер аша акча алалар.
Уфада яшәүче 85 яшьлек әбекәй көндез аңа бер ир шалтыратканы һәм үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип әйтүе турында сөйли. Бу ир пенсионерның кызы җитди юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, анда аның гаебе аркасында хатын-кыз зыян күргән, дип хәбәр итә. Хәзер аңа тиз арада медицина ярдәме күрсәтү өчен зур сумма акча кирәк.


Бер дә уйламыйча, дулкынланган пенсионер 200 мең сум акча җыя һәм аны килгән яшь кешегә тапшыра.
Берничә сәгатьтән соң 87 яшьлек пенсионер шундый ук гариза белән мөрәҗәгать итә. Өлкән яшьтәге ир килгән егеткә 235 мең сум акча биреп җибәргәне турында сөйли.
Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре күзәтү камераларыннан видеоязмаларны алып, тикшергәннәр. Тиз вакыт эчендә 22 яшьлек Уфа кешесе тоткарлана һәм полиция бүлегенә китерелә, ул курьер ролен үтәгән дип фаразлана.


Булган мәгълүматлар буенча, яшь кеше шәһәрнең бер колледжында укый. Ул Интернетта өстәмә акча эшләү турында мәгълүмат тапкан. Мессенджерларның берсендә «эш бирүче» белән аралаша. Аңа акчаны алырга тиешле адресларны һәм аларны күчерергә тиешле счет номерларын җибәрәләр. "Эш" өчен бу егет акчалата бүләк ала. Суд карары чыгарылганнан соң, аңа зыян күрүчеләргә зыянны капларга туры киләчәк.


Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге вакытта ике очрак буенча да җинаять эшләре кузгатылган.

 

Фото: sosnovosti.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас