Туристлар агымы арта
"Росстат" мәгълүматлары буенча, 2023 елның 11 аенда Башкортстан Республикасы буенча туристлар агымы 2 миллионнан артык кеше тәшкил иткән.
Бу 2022 елның шул ук чоры күрсәткеченнән 18,8 проенткка югарырак. Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында - өченче һәм Русия Федерациясендә унөченче урында тора.
- Башкортстан туристлар агымы үсешү билгеләнгән төбәкләр санына керә. Төбәкнең туристлык инфраструктурасын үстерү хисабына алга таба уңай динамиканы тәэмин итү мөһим. 2023 елда бу максатларга 1,5 миллиард сумга якын федераль акча җәлеп ителгән. Туристларның уңайлы кемпингларда һәм кунакханәләрдә урнашу, гастрономия культурасы белән танышу, вакыйгалы чараларда катнашу мөмкинлеге бар, - дип аңлатма бирде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Курортларга ихтыяҗ күрсәткече буенча, Башкортстан Республикасы Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидерлыкта тора һәм 11 ай нәтиҗәләре буенча Русиядә 5нче урында тора. 2023 елның гыйнвар-ноябрь айларында 218,8 мең кеше Башкортстанның шифаханә-курорт оешмаларында сәламәтлеген ныгыткан.
Бу хакта https://pravitelstvorb.ru/news/22732/ хәбәр итә.
Фото: pravitelstvorb.ru