Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган шәһәр һәм район хакимияте башлыклары белән киңәшмә вакытында әйтелде. Киңәшмәдә катнашучылар гыйнварның беренче ункөнлегендә юл-транспорт комплексы эшчәнлеге турында фикер алышты.
- Республика юлларында, һава шартларына бәйле рәвештә, көн саен 300дән алып 1 мең берәмлеккә кадәр махсус техника эшли. Гыйнварның беренче декадасында гына да 20 мең тоннага якын бозлавыкка каршы материал кулланылган, - диде Андрей Назаров.
Яңа ел каникулларында тармакның эше турында Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов җентекләп сөйләде. Гыйнварның беренче ункөнлегендә төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге автомобиль юлларында 800 берәмлек махсус техника, федераль әһәмияттәге юлларда 169 техника эшләгән. Бөтен юллар бозлавыктан эшкәртелгән.
Фото: pravitelstvorb.ru