+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 гыйнвар 2024, 04:20

“Хезмәтегез өчен рәхмәт!”

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортостан” мотоукчылар полкы яугирләренә Шәйморатов медален тапшырды. Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк ЦУРында министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән чираттагы оператив киңәшмә үткәрде.

“Хезмәтегез өчен рәхмәт!”“Хезмәтегез өчен рәхмәт!”
“Хезмәтегез өчен рәхмәт!”

Радий Хәбиров “Башкортостан” мотоукчылар полкының хәрби хезмәткәрләрен генерал Шәйморатов медале белән бүләкләде.
“Узган елның декабрендә “Башкортостан” полкы көче белән дошман оборонасы өзелде. Командование полкның бу җиңүгә керткән өлешен югары бәяләде”, – диде республика Башлыгы.

Хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен махсус хәрби операциядә катнашучы унике яугир генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнде.
“Хезмәтегез өчен рәхмәт. Без барыгызның да исән-имин кайтуыгызны көтәбез. Сез хәрби бурычыгызны тиешенчә үти һәм үз-үзегезне саклый алсын өчен, иң кирәкле әйберләр белән тәэмин итәчәкбез. Бездән командованиегә һәм барлык егетләргә рәхмәт сүзләрен җиткерегез. Гаиләләрегез белән барысы да тәртиптә дип өметләнәм. Сорауларыгыз булса, мөрәҗәгать итегез”, – диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе хәбәр итүенчә, республиканың Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын Вито Сабиров башкарачак.

“Яна Гайдук башка эшкә күчү сәбәпле, минем указ белән Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкару аның урынбасары Вито Сабировка йөкләнде. Уңышлар телим, Сез инде бу өлкәдә күптән, тәҗрибәгез бар”, – диде аңа Радий Хәбиров.

Президент грантлары фондының Координацион советы быел беренче грант конкурсына йомгак ясады. Алынган грантлар күләме буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында беренче урынга чыкты. Бу хакта киңәшмәдә республика Башлыгы хәбәр итте.

Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, Башкортстанда гражданнар башлангычларын үстерүгә ярдәм итүче коммерцияле булмаган көчле оешмалар күп. Моннан тыш, республиканың берничә ел алдынгы позицияләрдә булуы – ышанычның җитди күрсәткече. Әйтик, 4 ел эчендә 365 миллион сум грант акчалары җәлеп ителгән. Башкортстан бюджетыннан былтыр гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә 220 миллион сум бүленгән, быел исә бу максатларга 280 миллион сум каралган.
Радий Хәбиров үзенең күптән түгел Уфа хосписына баруы турында сөйләде.

“13 гыйнварда, иске Яңа елда, балалар һәм өлкәннәрне бәйрәм белән котлар өчен Уфа хосписында булдым. Хоспис проект куәтенә чыга башлады. Бик яхшы, эшкә сәләтле, дустанә коллектив барлыкка килде. Без аны төзедек һәм инициативалы кешеләр кулына тапшырдык. Әлегә мин Уфа хосписы турында яхшы бәяләмәләр генә ишеттем”, – диде республика җитәкчесе.

Башкортстан Башлыгы Уфаның Ленин исемендәге паркында зур реконструкция үтәчәге турында хәбәр итте. Эшләр яз көне башланачак. Шулай ук, ул 7 февральдә республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимовка һәйкәл ачылачагын искәртте. Авторы скульптор Салават Щербаков булган һәйкәл Дәүләт җыелышы-Корылтай бинасы каршында, Ленин паркы янында урнаштырылачак.

Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә муниципалитет башлыкларына Хач ману бәйрәмендә (Крещение Господне) махсус бәке-иорданьнарда иминлекне тәэмин итү турында йөкләмә бирде.
“19 гыйнварда традицион Хач ману бәйрәме билгеләнә. Кешеләр махсус бәкеләр – купельгә барачак. Муниципалитетның һәр башлыгы су коену урынын билгеләргә тиеш. Без моның белән беренче ел гына шөгыльләнмибез. Иминлек беренче урында булырга тиеш, нормаль шартлар булдырыгыз. Бу – сезнең җаваплылык зонасы”, – диде Башкортстан Башлыгы.
Башкортстанда пилотсыз очу аппаратларын серияле җитештерү үсеш ала. Былтыр республика предприятиеләре меңнән артык пилотсыз аппарат җитештергән, быел тагын 4 меңгә якын аппарат җитештерү планлаштырыла. Бу хакта оператив киңәшмәдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев хәбәр итте.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас