Бүген көндез Стәрлетамак районында өч машина катнашлыгында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Уфа - Ырынбур автомобиль юлының 113нче километрында "Мазда-6", "ГАЗель" һәм "Шкода Октавия" машиналары бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиде кешене табиблар тикшергән, зыян күрүчеләрнең икесен дәваханәгә алып киткәннәр.
Әлеге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.