+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 гыйнвар , 11:52

Төзек булсын, матур булсын!

Былтыр Башкортстанда күпфатирлы йортларны ремонтлауга, ишегалды территорияләрен һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә 9 миллиард сумнан артык акча юнәлтелде.

Төзек булсын, матур булсын!
Төзек булсын, матур булсын!

Өстәвенә, финанслау күләмнәре һәм объектлар саны алдагы ел белән чагыштырганда арткан. Республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова беренчел эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

Әйтик, "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль проекты кысаларында Башкортстанда үткән елда 123 иҗтимагый территория төзекләндерелде. Бу - 36 парк һәм сквер, 9 яр буе, 16 мәйдан, 18 җәяүлеләр зонасы һәм аллея, 44 башка иҗтимагый киңлек. Иң яхшы мисаллар арасында - Уфадагы Аксаков исемендәге бакча, Салаваттагы Салават Юлаев исемендәге бульвар, Нефтекамадагы «Мирас» картиналар галереясе каршындагы парк.

Узган елда Стәрлетамакта, Баймакта, Бәләбәйдә, Бөредә, Күмертауда, Межгорьеда кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр Бөтенрусия конкурсында алты проект-җиңүчене гамәлгә ашыруны төгәлләделәр. Агыйдел, Дүртөйле, Ишембай, Мәләвез, Яңавылда Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләрнең тагын биш проектын гамәлгә ашыруга керештеләр, аларны шушы елның 1 июленә кадәр тәмамларга җыеналар. Быел Ишембай районының Баймак һәм Верхотор авылларында ике конкурс территориясе төзекләндерелә башлаячак.

- Алга таба да бу конкурста катнашырга, киләсе этапка заявкалар әзерләргә кирәк, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Иң беренче чиратта моның белән муниципалитет җитәкчеләре кызыксынырга тиеш.

Республикада иң кирәкле программаларның берсе - «Башкортстан ихаталары». Үткән елда аның буенча 30 муниципалитетта 206 күпфатирлы йорт яны төзекләндерелгән, аларда 49 мең кеше яши. Әлеге ишегалды территорияләрендә 152 балалар уен һәм спорт мәйданчыгы урнаштырылган, өстәмә рәвештә 5 мең парковка урыны булдырылган.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: