+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 гыйнвар 2024, 07:50

“Яңа заман өчен көчле идеяләр”

Башкортстан халкы «Яңа заман өчен көчле идеяләр» IV Бөтенрусия форумында катнашу өчен 753 проект тапшырган. Ел саен үткәрелә торган чара Стратегик башлангычлар агентлыгы тарафыннан Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча уздырыла, ул Русия суверенитетын ныгытуга һәм дәүләт максатларына ирешүгә әһәмиятле өлеш кертәчәк проектларны гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә тиеш. Быел форумны оештыруда «ВЭБ.РФ» Дәүләт үсеш корпорациясе дә катнашты.

“Яңа заман өчен көчле идеяләр”“Яңа заман өчен көчле идеяләр”
“Яңа заман өчен көчле идеяләр”
- “Яңа заман өчен көчле идеяләр” форумы безнең илдә инде дүртенче тапкыр уздырыла. Үткән елда Башкортстан халкы форумга 2200дән артык проект җибәрде, ә брендлар конкурсында безнең төбәктән 1 446 идея җибәрелде. Агымдагы елда без шулай ук проектлар авторларыннан гаризаларның күплеген күрәбез, - дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

Быел Башкортстан халкы форумда катнашу өчен берничә юнәлеш буенча үз идеяләрен җибәрә ала, алар:
- халыкның тормыш сыйфаты;
- икътисад һәм эшкуарлыкны үстерү;
- тормыш пространствосы;
- нәтиҗәле хезмәт һәм мәгариф;
- технологик үсеш;
- мәгълүматлар икътисады һәм санлы карарлар;
- нәтиҗәле дәүләт.

"Яңа заман өчен көчле идеяләр-2024" IV форумына гаризалар кабул итү 2024 елның 31 гыйнварына кадәр “Росконгресс”ның крауд-платформасында дәвам итәчәк. Шуннан соң экспертлар топ-1000 һәм топ-100 идеяне сайлаячак, аларның иң яхшылары ил җитәкчелегенә тәкъдим ителәчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас