+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 гыйнвар 2024, 10:27

Илнара Сафинаны Президент котлады

Күпбалалы әни тормыш иптәше вазыйфасын да үз иңнәренә салган.

Илнара Сафинаны Президент котладыИлнара Сафинаны Президент котлады
Илнара Сафинаны Президент котлады

"Күпбалалы әни Илнара Сафина Салават районының Миәшәгәр авыл советын 2022 елда җитәкли. Моңа кадәр бу вазыйфаны биләгән ире үз теләге белән СВОга киткән.

Ә хәзер Илнара Урал кызы «Хезмәт» бөтенрусия муниципаль премиясенә ия булды. Бүләкне “Кеше язмышы - Ватаныбыз горурлыгы” номинациясендә аңа Русия Президенты Владимир Путин тапшырды.

Конкуренция иң югары дәрәҗәдә булды, конкурска барлыгы 19 мең гариза килде. Якташыбыз белән горурланам һәм җиңү белән котлыйм!

Илнара Сафинага һәм Башкортстанда көн саен кешеләр тормышын яхшырту өчен тырышлык салучы муниципаль хезмәткәрләрнең зур командасына рәхмәт белдерәм".

Бу хәбәр белән республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә уртаклашкан. Якташыбызны без дә котлыйбыз!

Фото: islamnews.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас