Уфада югалган 15 яшьлек Анна Шмелькованы эзлиләр. Бу хакта «Башрегионспас» эзләү-коткару отрядында хәбәр иттеләр.
Яшүсмернең кайда булуы быелның 17 гыйнварыннан бирле билгеле түгел. Аңа медицина ярдәме кирәк.
Югалган баланың билгеләре: буе - 160 сантиметр, тыгыз гәүдәле, күзләре коңгырт, чәчләре кара. Ул тезләренә кадәр кара куртка һәм кара аяк киеме кигән булган.
Яшүсмернең кайда булуы турында мәгълүматка ия булган һәркемне 8(937)3-102-112, яки 112 телефоннары буенча шалтыратуын үтенәләр.
Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.