Радий Хәбиров:
- Эш башлавымның башлангыч көннәреннән ук, экстремизмга һәм тотрыклылыкны какшатырга тырышуга юл куймаячакмын, дип белдергән идем. Башкортстан Башлыгы буларак, мин республиканы, халыкны милләт, тел, дин билгеләре буенча бүлеп, милләтара татулыкны бозарга тырышудан якларга тиешмен. Бу - минем вәкаләтләрем һәм бурычым.
Кичәге хәлгә килгәндә. Күрүегезчә, суд хөкем карарын чыгарды. Бу авыр карар – 4 ел гомум режимдагы холык төзәтү колониясе.
Моңа кадәр булган хәлләргә тукталганда. 2020 елда без «Башкорт»* оешмасын экстремистик оешма дип тану буенча эш үткәрдек. Бу ул вакытта бердәнбер дөрес карар булды, дип исәплим. Тик оешманың кайбер җитәкчеләре моны аңлап бетермәде һәм арытабан шушы еллар эчендә төрле формада җаваплылыкка тарттырылды.
Алчинов* турында әйткәндә, ул моңа кадәр экстремизм буенча җаваплылыкка тарттырылган иде инде. “Росфинмониторинг” карары белән ул экстремистик, терроризм эшчәнлегенә катнашлыгы булган кешеләр исемлегенә кертелде. Бу - бик җитди гаепләүләр.
Үзеңә яхшы ниятле экоактивист, милләтпәрвәр битлеге кияргә мөмкин, тик гамәлдә хәл бөтенләй алай түгел. Бер төркем кешеләр, ә аларның бер өлеше – чит илдә яшәүче сатлыкҗаннар, Башкортстанны Русиядән аерылырга өнди. Алар республикада партизаннар сугышы башларга чакыра. Алар - кеше үтерү өчен хөкем ителгән Руслан Габбасов* та, наркотиклар өчен җаваплылыкка тарттырылган, бүген гади чабан битлеге астында яшеренгән Фәнзил Әхмәтшин да.
Әле бик авыр статья, күмәк тәртипсезлек оештыру буенча эш кузгатылды, һәм ул бик озайлы хөкем срогын күз уңында тота. Тәртип саклау органнары бу эшне бик актив алып бара.
Күңел тыныч түгел – монда безнең дә, муниципалитетларның да гаебе бардыр. Шәхсән үземнең гаебем – бу кешеләрнең кем икәнлеген, аларның асылын халыкка тулысынча аңлатып бетермәвебездә. Хәзер бу эш белән актив шөгыльләнәчәкбез. Мин дә дәшми калмаячакмын, бу егетләрнең чын йөзен ачачакбыз.
Тагын бер кабатлыйм: гади генә чабан яисә табигатьне яклаучы битлеге артына яшеренергә кирәкми, асылда, бу алай түгел. Төбәк Башлыгы буларак, мин республиканы яклаячакмын.
Мин халкыбызга, баймаклыларга, гомумән алганда, җәмгыятебезгә бик рәхмәтлемен. Баймакка бөтен республикадан берничә йөз кеше җыелды, Баймак халкы килде, карадылар һәм таралдылар.
Безгә нәрсә белән яшәвебез һәм бу кешеләрнең кем булуы хакында күбрәк сөйләргә кәрәклеген ассызыклыйм. Шуңа бу эшне дәвам итәчәкбез. Гомумән алганда, Башкортстан үсешә, арытабан да алга барачакбыз.
Фото: bashinform.ru
*Фаил Алчинов: “Росфинмониторинг” тарафыннан экстремистлар эшчәнлегенә һәм терроризмга катнашлыгы булган кешеләр исемлегенә кертелгән.
*Руслан Габбасов: Юстиция министрлыгы тарафыннан – чит ил агентлары исемлегенә, “Росфинмониторинг” тарафыннан экстремистлар эшчәнлегенә һәм терроризмга катнашлыгы булган кешеләр исемлегенә кертелгән.
*«Башкорт»: 2020 елның 22 маенда Башкортстан Югары суды тарафыннан «Башкорт» оешмасы экстремистик оешма дип танылды, Русия биләмәсендә аның эшчәнлеге тыелды.