+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 гыйнвар 2024, 12:20

Радий Хәбиров Хәйбулла районының Акъяр авылындагы яңа суүткәргечне карады

Бүген Хәйбулла районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа суүткәргечне карады, ул былтыр Акъяр авылында Республика адреслы инвестиция программасы (РАИП) кысаларында модернизацияләнде.

Радий Хәбиров Хәйбулла районының Акъяр авылындагы яңа суүткәргечне карадыРадий Хәбиров Хәйбулла районының Акъяр авылындагы яңа суүткәргечне карады
Радий Хәбиров Хәйбулла районының Акъяр авылындагы яңа суүткәргечне карады

Инженерлык челтәрләре һәм корылмалар 1990 елларда төзелгән. Станциянең мөмкинлекләре торак пункты үсү нәтиҗәсендә халыкны су белән тәэмин итү өчен җитми башлаган иде. Җәй айларында район үзәгенең бер өлеше сусыз кала иде.

2020 елның сентябрендә Хәйбулла районына эш сәфәре вакытында төбәк җитәкчесе РАИПка суүткәргеч төзүне кертүне йөкләде. Өстәмә насос станцияләрен һәм 1 мең кубометрлы резервуар урнаштыруга, челтәрләрне яңартуга һәм бактерицид фильтрлау системасын монтажлауга 86 млн сум акча юнәлтелде. Объектны 2023 елның ноябрендә файдалануга кертү халыкның чиста су белән тәэмин ителешен арттырырга мөмкинлек бирде.

«Аквасервис» муниципаль предприятиесе директоры Руслан Абдуллин челтәрне яңартканнан соң су бирү күләменең ике тапкырга диярлек арттырылуын әйтте.

Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, су белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү торак пунктларны үстерүнең беренче чираттагы бурычларына карый.

- Эш сәфәре вакытында ФОК яисә мәдәни объект төзергә тәкъдим ителгәч, ә урындагы халыкның су, җылылык, газ яки электр энергиясе юк икән, без беренче чиратта төп торак-коммуналь мәсьәләләрне хәл итәбез, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Монда, минемчә, яхшы эшләдек. Мин бирегә берничә ел элек килгәндә халыкның җәй көне сусыз интегүе турында сөйләделәр, шуңа башта әлеге мәсьәләне хәл иттек. Яңа җиһазлар белән хәзер хәл яхшы якка үзгәрергә тиеш.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас