+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 гыйнвар 2024, 08:30

Башкортстан объектлары туристларны ел әйләнәсенә кабул итәргә әзер

Республикада көзге-кышкы сезонда 37 номерга исәпләнгән 10 туристик объект файдалануга тапшырылды.  

Башкортстан объектлары туристларны ел әйләнәсенә кабул итәргә әзерБашкортстан объектлары туристларны ел әйләнәсенә кабул итәргә әзер
Башкортстан объектлары туристларны ел әйләнәсенә кабул итәргә әзер

2024 елга тагын 46 проектны республиканың 19 районында һәм бер шәһәр округында 564 номерга гамәлгә ашыру планлаштырыла.

2022-23 елда 53 проект хупланды, һәм 600 дән артык номер булдырылачак. Проектлар "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

-Хәзер яхшы ял оештыру өчен еракка барырга кирәкми. Төбәк эшкуарлары шәһәр ыгы-зыгысыннан еракта ел әйләнәсе уңайлы ял итү өчен бөтен шартларны булдыра. 2024 елда да модульле булмаган корылмалар төзүне субсидияләүне дәвам итәбез - диде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас