+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 гыйнвар 2024, 09:23

НДФЛ буенча социаль түләүләр күләме артты

Башкортстан Республикасы Финанс министрлыгы 2024 елның 1 гыйнварыннан гражданнарга физик берәмлекләр кеременә салым буенча бирелә торган социаль салым ташламалары күләме арттырылуы турында искәртә.

НДФЛ буенча социаль түләүләр күләме арттыНДФЛ буенча социаль түләүләр күләме артты
НДФЛ буенча социаль түләүләр күләме артты

- Гражданнарга ярдәм итүнең салым чаралары кысаларында физик берәмлекләр кеременә салым буенча аерым социаль ташламаларның чик күләмнәре 2 тапкырдан күбрәккә арттырылды.элегрәк социаль салым ташламаларының күләмен арттыру турында Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасы кысаларында сөйләде, - дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.

Шулай итеп, югарыда күрсәтелгән ташламалар буенча кире кайтару өчен максималь сумма:

үз балаларын һәм тәрбияләнүчеләрен укыту өчен түләнгән сумма буенча, һәр балага 50 000 сумнан 110 000 сумга кадәр, ике ата-анага да (опекунга яки попечительгә) гомум сумма;

уку, медицина хезмәтләре, физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре өчен түләнгән суммалар буенча, үз квалификациясен мөстәкыйль бәяләүне узу, дәүләтнеке булмаган пенсия тәэминаты, ирекле пенсия тәэминаты, ирекле тормыш иминияте килешүе (килешүләре) буенча (әгәр мондый килешүләр биш елдан ким булмаган вакытка төзелә икән) һәм (яки) җыелган пенсия - 120 000 сумнан 150 000 сумга кадәр.

Исемлектә китерелгән ташламаларның яңа максималь күләмнәре 2024 елдан башлап физик берәмлекләр алачак керемнәргә, 2025 елда яшәү урыны буенча салым органына 2024 елда 3-НДФЛ формасы буенча физик берәмлекләр кеременә салым буенча салым декларациясен тапшырганда, шулай ук 2024 ел дәвамында эш бирүчедән ташламалар алганда кулланылачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас