+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 гыйнвар 2024, 09:18

Юлларда чикләүләр кертелде

Игътибарлы булыгыз!

Юлларда чикләүләр кертелдеЮлларда чикләүләр кертелде
Юлларда чикләүләр кертелде

Башкортстанда кайсы юлларда чикләүләр кертелгән?

Бүген, 21 гыйнварда, һава шартлары белән бәйле рәвештә, республика юлларында хәрәкәткә вакытлыча чикләүләр кертелде.

21 гыйнварда 10.30 сәгатьтән автомобиль юлларында йөк һәм пассажирлар транспорты өчен чикләү кертелде:

Борай - Иске Балтач - Куеда 0-99 км,

Яңавыл - Югары Тәтешле 0-55 км,

Дүртөйле - Борай 27-63 км,

Уфа - Бөре - Яңавыл 33-214 км, Нефтекама - Яңавыл 0-50 км,

Дүртөйле - Нефтекама 39-87 км,

Краснокама - Нефтекама 0-53 км.

Чикләүләрне бетерүнең якынча вакыты 22 гыйнварда 10 сәгать.

10 сәгатьтән М-5 Урал автоюлында йөк һәм пассажир транспорты өчен кертелгән чикләү 1194 километрдан 1456 километрга кадәр озайтылды.

Шулай ук автомобиль юлларында транспорт чараларының барлык төрләре өчен чикләүләр озайтыла:

Бәләбәй - Ермолкино 0-9 км,

Аксаково - Малиновка 0-5 км.

Моннан тыш, кичә 23:15 сәгатьтән автомобиль юлларында йөк һәм пассажир транспорты өчен чикләү кертелде:

Благовещен- Волково 0-30 км,

Ахлыстино - Турушла 0 дән 25 километрга кадәр,

Бедеева Поляна - Ахлыстино 0-25 км,

Благовещен - Павловка 0-65 км.

Чикләүләрне бетерүнең якынча вакыты 21 гыйнварда 18 сәгать, дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча ЮХИДИгә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас