+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 гыйнвар 2024, 10:30

Уфада Мидхәт Шакировка һәйкәл ачылачак

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә республика Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Русия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе Рамил Рәхимовны күпьеллык намуслы хезмәте һәм нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге өчен Салават Юлаев ордены белән бүләкләде.

Уфада Мидхәт Шакировка һәйкәл ачылачакУфада Мидхәт Шакировка һәйкәл ачылачак
Уфада Мидхәт Шакировка һәйкәл ачылачак


Җавап сүзендә Рамил Рәхимов югары бүләк өчен рәхмәт белдерде һәм Уфада республиканың күренекле дәүләт эшлеклесе, 1969-87 елларда КПССның Башкортстан өлкә комитеты беренче секретаре Мидхәт Шакировка һәйкәл кую тәкъдиме белән чыгыш ясады.

- Мидхәт Закирович безнең республиканың бик җитди җитәкчесе иде. Аның эшчәнлеге елларында бүгенге көнгә кадәр уңышлы эшләүче эре сәнәгать предприятиеләре төзелде. Колхозлар, совхозлар, авыл хуҗалыгы күтәрелде. Торак, мәдәни һәм социаль объектлар төзелеше актив үсеш алды. Хәтта Республика йорты бинасы да шул елларда төзелде, - диде Рамил Рәхимов. - Безнең Уфа Фән һәм технологияләр университеты Мидхәт Шакиров дәвере һәм тормышы турында тикшеренү эшләре уздырырга, фәнни эшләр башкарырга мөмкин. Ләкин иң элек бу искиткеч кешенең истәлеген мәңгеләштерү һәм аңа һәйкәл кую турында уйларга кирәк.

Башкортстан Башлыгы бу тәкъдимне хуплады.

- Элек Сез безгә шушы тема буенча хат белән мөрәҗәгать иткән идегез. Мидхәт Закир улы, чыннан да, республика өчен бик күп эшләде. Шуңа күрә без һәйкәл куясы урынны билгеләдек инде. Ул урын Уфада, Энгельс урамындагы йорт янында. Анда зур булмаган сквер да бар, - диде Радий Хәбиров. - Мидхәт Закир улының туган көне - 5 октябрь. Без быел октябрьдә скверны да тәртипкә китерәчәкбез, һәм һәйкәлне шунда урнаштырачакбыз, дигән карар кабул иттек.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас