+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 гыйнвар 2024, 10:18

Авариядә 12 яшьлек бала җитди җәрәхәтләр алган...

Аны ашыгыч рәвештә самолетта Уфага алып килгәннәр. Ул ни хәлдә?

Авариядә 12 яшьлек бала җитди җәрәхәтләр алган...Авариядә 12 яшьлек бала җитди җәрәхәтләр алган...
Авариядә 12 яшьлек бала җитди җәрәхәтләр алган...
Санитар авиация 12 яшьлек малайны авариядән соң Туймазы үзәк район дәваханәсеннән Республика балалар клиник дәваханәсенә эвакуацияләгән. Бу хакта Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бала юл-транспорт һәлакәтендә җитди җәрәхәтләр ала, ашыгыч ярдәм аны якындагы үзәк район дәваханәсенә алып китә. Пациентның корсагындагы җәрәхәт диагнозы куела, нәтиҗәдә аның эчәклек стеналары ярылган һәм бил өлешендә умыртка баганасы сынган һәм аның бәйләнешләре өзелгән була. Моннан тыш, умыртка баганасы җәрәхәте таз органнары функциясен бозган.

Табиблар эчәкләрне теккән, дренажлар урнаштырган. Баланың хәле тотрыклыланганнан соң, аны тикшерү һәм дәвалау өчен Республика балалар дәханәсенә санитар авиация белән күчерәләр.

Хәзер бала травматология бүлегендә һәм табиб-белгечләр күзәтүе астында дәвалануын дәвам итә.

Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас