Бүген, 23 гыйнварда, уртача магнит давылы башланды һәм ул бер тәүлектән артык дәвам итәчәк. Бу хакта Җир магнетизмы, ион сферасы һәм радиодулкыннар таралу институтының Космик һава торышын фаразлау үзәге хезмәткәре Мария Абунинага сылтама белән “РИА Новости” хәбәр итә.
"Төрле бәяләүләр буенча, бу бик көчле давыл һәм иң куркынычларның берсе булырга тиеш түгел. Улуртача булыр дип көтелә, бәлки, көчлерәк тә — G1дән G3кә кадәр булыр”, — ди Абунина.
Аның сүзләренчә, магнит давылы бер тәүлектән артык дәвам итәчәк.
Билгеле булуынча, магнит давылының көче биш баллы шкала буенча бәяләнә.
Мондый көннәрдә кешеләрнең сәламәтлеге начарлануы мөмкин. Бик күпләрдә баш авырту, баш әйләнү, күңел болгану, йөрәк авырту, хәлсезлек һәм йокымсырау, арка һәм буыннар сызлау, югары кан басымы, хроник авыруларның кискенләшүе ихтимал. Шуңа да сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз, дуслар.
Магнит давыллары вакытында йокы туйганчы йокларга, артык авыр эш эшләмәскә һәм табиб билгеләгән даруларны кабул итәргә кирәк. Моннан тыш, үзеңне стресска дучар итәргә ярамый. Бу көннәрдә күбрәк ачык һавада йөрергә яки табигатькә якын булырга кирәк.
Автор фотосы.