+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 гыйнвар 2024, 05:10

“Халык белән бергә булыйк!”

Башкортстан Башлыгы муниципалитет җитәкчеләрен кешеләр белән күбрәк аралашырга чакырды. Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк ЦУРында министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән чираттагы оператив киңәшмә үткәрде.

“Халык белән бергә булыйк!”“Халык белән бергә булыйк!”
“Халык белән бергә булыйк!”
Радий Хәбиров, узган атнага нәтиҗәләр ясап, республиканың экстремистларга отпор биреп, бу сынауны да лаеклы тотуын билгеләп үтте. Моның өчен ул төбәк халкына рәхмәт белдерде.

“Без үз территориябездә болай эшләргә мөмкинлек бирмәячәкбез. Моңа катнашы булганнарга җәза биреләчәк. Миңа хокук саклау органнары хезмәткәрләренә кул күтәрүчеләр чын күңелдән кызганыч. Алар тиешле җәза алачак, чөнки һәркем үз гамәлләре өчен җавап бирергә тиеш”, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы, төбәктәге тотрыклылыкны какшатырга тырышкан кешеләр турында дөреслекне сөйләргә кирәк, диде. Элегрәк ул экстремистларның гамәлләренең чын максатлары ачыла торган видеоролик күрсәтте. Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларын кешеләр белән күбрәк аралашу, аларның проблемаларын ишетү һәм хәл итү өчен үз кабинетларыннан чыгарга чакырды. Ул билгеләп үтүенчә, власть һәм кешеләр арасында вакуум барлыкка килү белән аны экстремистлар тутырырга тырыша. Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, республика алга таба хәрәкәт итә, һәм моңа каршы тору омтылышларына карамастан, аның үсеше тукталмаячак.

Башкортстан Башлыгы киңәшмәдә “Хезмәт” премиясе белән бүләкләнгән Илнара Сафинага рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерәбез: Башкортстанның Салават районы Мияшәгәр авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илнара Сафина Бөтенрусия “Хезмәт” муниципаль премиясенә лаек булды. Бүләкне күпбалалы әнигә “Кече ватан – Русия көче” Бөтенрусия муниципаль форумында Президент Владимир Путин тапшырды.

– Республика өчен бик куанычлы вакыйга булды. Бу – бик зур дәрәҗә, Илнара Урал кызына зур рәхмәт. Аның ире авыл Советы җитәкчесе иде, ул үзе теләп махсус хәрби операциягә китте, ә кешеләр Илнараны сайлады. Зур рәхмәт аңа. Салават районына баргач, аның белән күрешәчәкмен, – дип вәгъдә итте Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы нәтиҗәле хезмәте өчен тарихчы Рамил Рәхимовка югары дәүләт бүләген – Салават Юлаев ордены тапшырды.

– Рамил Рәхимов Башкортстанның Иҗтимагый палатасын нәтиҗәле җитәкләде. Һөнәри тарихчы буларак, ул Миңнегали Шәйморатовка “Русия Герое” йолдызын тапшыру һәм һәйкәл төзү буенча күп эшләр башкарды, – диде Радий Хәбиров.

Рамил Рәхимов республика җитәкчелегенә хезмәтен югары бәяләгән өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Башкортстан белән күп еллар җитәкчелек иткән Мидхәт Закир улы Шакиров истәлеген мәңгеләштерү тәкъдиме белән чыгыш ясады.

Башкортстан Башлыгы, мондый идея, чыннан да, бар, дип җавап бирде. Ул, шулай ук, Мидхәт Шакировка һәйкәл кую агымдагы елның ахырында ул яшәгән йорт янында планлаштырыла, диде.

Хәйбулла районында булганда Акъяр тау колледжы җитәкчелеге яңа укыту юнәлеше ачу һәм медицина кадрлары әзерләү тәкъдиме белән чыкты, дип хәбәр итте Радий Хәбиров.

– Колледж көчле. Әйдәгез, анда фельдшер һәм шәфкать туташларын әзерләү бүлеге ачабыз. Нефтекама һәм Мәсәгутьтәге кебек, – диде республика Башлыгы.
Төбәк җитәкчесе фикеренчә, бу Башкортстанның көньяк өлешен һәм күрше төбәкләрне медицина кадрлары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Киләсе елда Дүртөйле районында Боз сараен төзи башлау планлаштырыла. Мондый карарны районга эш сәфәре нәтиҗәләре буенча Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә белдерде.

– “Башнефть” фонды белән сөйләшергә кирәк, – дип йөкләмә бирде Радий Хәбиров республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелинга. – Боз сарае төзергә карар кылдык. Проект һәм территория бар. Төзелеш киләсе елда башланырга тиеш. Объектны 2025-26 елларда төзеп тәмамласак, тагын да яхшырак.

Моннан тыш, Башкортстан Башлыгы Дүртөйледә сәүдәгәр Зубиловның элекке йортын тергезү эшен башлауны йөкләде.

23 гыйнварда Башкортстан делегациясе эш сәфәре белән Казахстанга барачак, аны республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкләячәк. Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов хәбәр итте.

Зур бизнес-делегация составында – 70 сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе, 50 кече һәм урта бизнес вәкиле (алар өчен аерым программа, “Казахстан-Башкортстан” бизнес-форумы әзерләнгән). Казахстанның 400 предприятиесе вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган. Шулай ук югары дәрәҗәдә очрашулар каралган, шул исәптән Казахстан Президенты һәм Хөкүмәте башлыгы белән.

Рөстәм Моратов, шулай ук, Русия белән Казахстанның икътисади хезмәттәшлеге нәтиҗәләрен атады. Үткән елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Казахстан белән тышкы сәүдә әйләнеше 3,1 проценка артып, 440 миллион долларга җиткән. Шул ук вакытта экспорт поставкалары 365 миллион доллардан артып киткән.

Башкортстан үз территориясендә медицина калдыкларын үзәкләштерелгән зарарсызландыру системасын кертү буенча илдә беренче пилот төбәк булды. Бу хакта оператив киңәшмәдә республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов сөйләде.

Башкортстан территориясендә 5 меңнән артык медицина учреждениесе бар, аларда ел саен 30 мең тоннадан артык медицина калдыгы барлыкка килә, шул исәптән 7 мең тоннадан артык “Б” һәм “В” классларына карый торган калдык. Нияз Фазылов сүзләренә караганда, аларны эшкәртү көн саен меңләгән кабинетта медицина хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла.

Радий Хәбиров искә төшергәнчә, “Инвестсәгать”нең берсендә Иглин районында медицина калдыкларын зарарсызландыру буенча махсуслаштырылган предприятие төзү күздә тотылган проект тәкъдим ителде. Оператив киңәшмәдә аны эшләтеп җибәрделәр. Иглин районы хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова экозаводны тәкъдим итте, аның экологиягә һәм халыкка зарар китермәвен билгеләде.

Каралган мәсьәләләрнең чираттагысы – территорияләрне кардан вакытында тазартуны һәм җылылык бирүне контрольдә тоту.

“Иң мөһиме – кардан тазарту. Бигрәк тә бу Уфага кагыла. Минем үтенечем – идарәче компанияләр белән берлектә эшләгез. Башкаланың Орджоникидзе һәм Калинин районнарында җылыту белән проблемалар булган, димәк, казанлыклар эшен һәм җылылык бирүне көйләргә кирәк. Мин ЦУРга хәлне күзәтеп торырга йөкләдем, якындагы көннәрдә температура режимы үзгәрәчәген исәпкә алыгыз”, – диде Башкортстан Башлыгы.

Фәнүз Мәхмүтҗанов.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас