Матбугат йорты 1972 елда ачылган. Монда «Республика Башкортостан» нәшрият йорты составына керә торган 22 республика вакытлы басмасы редакциясе урнашкан. 2024 ел башына аларның җыелма уртача тиражы 54 мең данә тәшкил итә.
Редакция-нәшрият корпусында 480 белгеч эшли. Башкортстан Башлыгы журналистларның эш кабинетларын карады һәм яшь белгечләр белән аралашты.
Республиканың Матбугат һәм киңакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев ярты гасыр эчендә бинада бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмавы турында сөйләде. Редакцияләрнең биналары оптималь булмаган планировкага ия, тәрәзәләр искергән, көзге-кышкы чорда кабинетларда салкын була. Матбугат йортының инженерлык челтәрләре дә шулай ук нык тузган.
«Республика Башкортостан» нәшрият йорты генеральный директоры вазыйфасын башкаручы Рәсүл Сәфәргалиев һәм Максим Ульчев яңартылган Матбугат йорты концепциясен төбәк Башлыгына тәкъдир иттеләр. Исегезгә төшерәбез, 2021 елның апрелендә «Медиайыйын» милли киңкүләм мәгълүмат чараларының беренче форумы утырышында Радий Хәбиров Уфаның Матбугат йортына капремонт дизайн-проектын әзерләүне йөкләгән иде.
- 2024 елда Матбугат йорты бинасын капиталь ремонтлауга проект-смета документациясен әзерлибез. Бу максатларга республика бюджетыннан сезнең йөкләмә буенча без 6,8 млн сум алдык, - диде Максим Ульчев.
Төзелеш-ремонт эшләрен 2025 елда башларга планлаштыралар. Алар бинаның фасадына, эчке планировкасына һәм бүлмәләрен бизәүгә, инженерлык коммуникацияләрен алыштыруга кагылачак. Шулай ук монда яңа ашханә, актлар залы, матбугат үзәге ачарга планлаштыралар.
Радий Хәбиров шулай ук Матбугат йортының типография комплексы белән танышты, анда республикада барлык басмаларның 80 проценты тиражы басыла. Төбәк җитәкчесе гәзит һәм журналлар бастыру цехларында булды, хезмәткәрләр белән аралашты. Алар җиһазларның күп өлеше нык тузган һәм алыштыруны таләп итә, дип сөйләде. Бу җитештерү һәм мәйданнарны файдалануның нәтиҗәлелеген арттыра барып, типографияне комплекслы яңарту зарурлыгына китерә.
Радий Хәбиров Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгына типография комплексын модернизацияләү проектын әзерләргә һәм аны "Инвестсәгать"тә тәкъдим итәргә кушты.
Шул ук көнне Уфа Матбугат йортында Башкортстан Башлыгы дәүләт һәм муниципаль киңакүләм мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре белән очрашты.
Фото: glavarb.ru