Туңмый торган күлләр өстендә юка гына ак кар япмасы барлыкка килгән. Ләкин бу боз түгел. Белгечләрләр әйтүенчә, Развал күлендә тоз концентрациясе шулкадәр югары ки, анда боз ясала алмый.
Арытаба ачыклануынча, көчле салкыннарда буран китергән кар шунда ук күл өслегенә җыелган һәм юка ак япмага әверелгән.
Мондый күренеш җил һәм дулкыннар булмаганда барлыкка килергә мөмкин икән. Бу хәлне бураннан соң иртәнге тыныч сәгатьләрдә күрергә мөмкин.
Димәк, быел да Соль-Илецк күлләрендә ял итеп, ләззәт алып кайтырга мөмкин булачак.
Фото: «Соль-Илецк»тг-каналы