Эшлекле программада Башкортстанны тәкъдир итү, B2B форматындагы эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр, пленар сессия һәм ике яклы хезмәттәшлекне үстерү буенча эшче төркем утырышы планлаштырылган.
Форумда катнашучыларны кабул итүче як исеменнән Казахстан сәнәгать һәм төзелеш министры Канат Шарлапаев сәламләде.
- Бүгенге чара Русия Федерациясе һәм Башкортстан белән хезмәттәшлегебезне үстерүдә стратегик әһәмияткә ия. Соңгы елларда Казахстан белән Башкортстанның ныклы, дустанә мөнәсәбәтләре урнашты. Без сәүдә әйләнешенең үсешен билгеләп үтәбез, агач эшкәртүдә, химия тармагында һәм машина төзелешендә уртак проектларны гамәлгә ашырабыз. Ә үткән елның сентябрендә Казахстан һәм Башкортстан Астанада «Иннопром» Халыкара күргәзмәсендә 2023-24 елларга хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар планын расладылар, - диде Канат Шарлапаев. - Безнең халыклар уртак мәдәни мирас белән бәйләнгән. Ә Радий Хәбировның, төбәк Хөкүмәтенең тырышлыгы нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен мәйданчык булдырырга мөмкинлек бирде. Ышанам ки, форум нәтиҗәләре буенча без үзара мөнәсәбәтләребезне тагын да ныгытачакбыз.
Башкортстан Башлыгы үз чыгышында икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында хезмәттәшлекне үстерү потенциалын югары бәяләде.
- Без сезнең янга күтәренке кәеф, җитди ниятләр һәм хезмәттәшлегебез алга таба да динамик рәвештә үсүенә ышаныч белән килдек. Казахстан безнең өчен - төп икътисади партнер. Шулай ук Казахстанның безнең өчен туган, тугандаш республика булуы да мөһим. Безнең икътисадларны гомум мәдәниятнең, традицияләрнең билгеле бер дәрәҗәдә охшашлыгы бәйли. Безнең хезмәттәшлекнең гаять зур өстенлеге шунда ки, ике дәүләт башлыгы Владимир Путинның һәм Касыйм-Жомарт Токаевның сәяси өлеше һәм үзара хөрмәткә нигезләнгән мөнәсәбәтләре безгә хезмәттәшлекне үстерергә мөмкинлек бирә, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Без мөһим һәм озак вакытлы планнар белән килдек. Без үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуның беренче этабын уңышлы узабыз, бизнес-элемтәләрне җайга салу өчен инфраструктура булдырабыз, дип канәгатьлек белән әйтә алам.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров уртак эшнең конкрет нәтиҗәләрен дә билгеләп үтте.
- Безнең хезмәттәшлекнең "юл картасында" бик күп юнәлешләр бар. Без инде Уфаның Астана һәм Алмата белән даими авиаэлемтәсен ачтык. Хәзер рейслар санын арттырырга кирәк булачак. Индустриаль секторларда без планлы рәвештә сәнәгать кооперациясенә күчәбез, - дип өстәде Радий Хәбиров. - Казахстан - XXI гасырга төбәлгән дәүләт ул. Һәм без, һичшиксез, сездән эшкә яңа алымнарга өйрәнәчәкбез. Үз чиратыбызда, без дә компетенцияләр белән уртаклашырга, мөнәсәбәтләрне интенсив үстерергә әзер. Һәм, әлбәттә, Казахстандагы хезмәттәшләребезне һәм партнерларыбызны быел көз Уфада узачак Русия белән Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең XX форумында катнашырга чакырабыз.
Фото: glavarb.ru