"Ил-76" хәрби самолеты Белгород өлкәсендә фаҗигагә тарыган, дип белдерде Русия киңкүләм мәгълүмат чаралары. Төбәк башлыгы Вячеслав Гладков вакыйга урынына киткән.
"Белгород пабликлары өлкәдә самолетның мәтәлү видеосын бастырган. Бу - хәрби самолет", - дип язалар урындагы Тelegram-каналларда.
Вячеслав Гладков та вакыйга турында хәбәр итә. Ул вакыйга урынына барганын белдерде. Шулай ук, анда тикшерү төркеме һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли, ди төбәк башлыгы.
"РЕН ТВ" каналы чыганагы да самолетның фаҗигагә тарыганын раслады. Әлегә һәлак булучылар турында хәбәр ителми.
Фото: РИА Новости