+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 гыйнвар 2024, 07:55

Владимир Путин: "Гаилә ипотекасы гамәлдә калачак"

Ташламалы гаилә ипотекасы программасын озайтырга кирәк. Русия Президенты Владимир Путин шулай дип белдерде.

Владимир Путин: "Гаилә ипотекасы гамәлдә калачак"Владимир Путин: "Гаилә ипотекасы гамәлдә калачак"
Владимир Путин: "Гаилә ипотекасы гамәлдә калачак"


"Бу программаның ким дигәндә дәвам ителүе мөһим — 6 процент ташламалы гаилә ипотекасы дәвам итәчәк", - диде Путин Бөтенрусия гаилә конкурсларында катнашучылар һәм җиңүчеләр белән очрашуда. Бу хакта "РИА Новости" агентлыгы хәбәр итте.

Үткән елның декабрендә Путин ил халкы белән "туры линия" барышында ташламалы гаилә ипотекасы программасын озайтуны хуплады. "Хөкүмәт федераль бюджетның реаль мөмкинлекләреннән чыгып эш итәргә тиеш, әмма, минемчә, «гаилә ипотекасын» озайту юнәлешендә уйлау яхшырак булыр, — дип билгеләп үткән иде Путин.

Хәзерге чикләрдә гамәлгә ашырылучы ташламалы гаилә ипотекасы программасы шушы елның 1 июленә кадәр исәпләнгән.

Бу хакта https://www.rbc.ru/rbcfreenews/65afc0569a7947523c2253ab хәбәр итә.

Фото: rbc.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас