+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 гыйнвар 2024, 13:24

Йомыркага бәя 84 процентка арткан...

Ул тагын да артачакмы?

Йомыркага бәя 84 процентка арткан...Йомыркага бәя 84 процентка арткан...
Йомыркага бәя 84 процентка арткан...

"Башстат" төбәктә бер ел эчендә нинди продуктлар кыйммәтләнгәнен ачыклады. Аналитиклар бәяләрне үткән елның декабрендә тикшергән.

Бер ел эчендә тавык йомыркалары иң кыйммәтлесе булып чыкты. Бәяләр үсеше 84,13 процент тәшкил итә. Уртача бәя 10 данә өчен 122,58 сумга җиткән. Икенче урында - кош ите. Ул 25,27 процентка арткан, килограммы 97,17 сумга кадәр кыйммәтләнгән.

Топ-3не җиләк-җимеш һәм яшелчә продукциясе тәмамлый. Аның бәяләре 21,62 процентка, ягъни 104,69 сумга кадәр арткан.

Топ-5 составына, шулай ук, шикәр (+8,88 процент, 94,94 сумга кадәр) һәм гомум туклану продуктлары (+8,06 процент, килограммы өчен 100,6 сум) кергән.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас