Киләсе атнада Башкортстанда карлы һәм чагыштырмача җылы һава торышы көтелә.
29 гыйнварда бераз кар явачак. Көн дәвамында һава температурасы -8дән -12 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.
30 гыйнварда, шулай ук, кар явуы көтелә. Һава температурасы төнлә -9, көндез -6 градус тәшкил итәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.
Арытаба атна дәвамында һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк, дип белдерә синоптиклар.
Фото: unsplash.com