+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 гыйнвар 2024, 11:05

Бердәм, бер фикердә булуыбыз мөһим!

Билгеле булуынча, бүген Уфада Башкортстан халыклары бердәмлеген ныгыту максатына митинг-концерт оештырылды. Чарага республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән күп кеше җыелды.

Бердәм, бер фикердә булуыбыз мөһим!Бердәм, бер фикердә булуыбыз мөһим!
Бердәм, бер фикердә булуыбыз мөһим!

 

Мәсәлән, Дүртөйле районының Иске Яндыз авылыннан тулы бер автобус белән килгәннәр. Күтәренке патриотик рухта елмаеп торуы, кулларына республиканың кечкенә флагларын тоткан бу кешеләр белән сөйләшеп алдым.

- Монда бик теләп, күңел кушуы буенча килдем. Һич икеләнми әйтәм, без республика җитәкчелегенең, Радий Фәрит улының карашы яклыбыз, - ди авыл Советында эшләр белән идарә итүче Ләйлә Мухулова.

Аңа яшьләр эшләре буенча белгеч Гөлнара Гайнелгыйлемова, җыештыручы Эльмира Әмирова да кушылалар.
- Без тынычлык, татулык яклыбыз! – ди алар бертавыштан. – Дөньяда хәлләр тыныч түгел, хәрби операция бара. Барыбызның бердәм, бер фикердә булуыбыз бик мөһим бит.

Иске Яндызлылар әйтүенчә, концерт аларга бик ошаган, чарадан бик күп матур эмоцияләр алганнар.

Ләйсән Якупова фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас