+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 гыйнвар 2024, 11:14

"Бу - безнең республика! Без аның киләчәге өчен җаваплы!"

Русия өчен! Башкортстан өчен!

"Бу - безнең республика! Без аның киләчәге өчен җаваплы!""Бу - безнең республика! Без аның киләчәге өчен җаваплы!"
"Бу - безнең республика! Без аның киләчәге өчен җаваплы!"

Әлеге вакытта Уфаның Телеүзәк мәйданы алдында "Za Россию. Za Башкортостан" дип аталган концерт бара. Ул республика Башлыгы Радий Хәбировны һәм күпмилләтле, бердәм Башкортстанны яклап оештырылды.

Республиканың бердәмлеген хуплап, уфалылар, шулай ук республика шәһәрләре һәм районнары вәкилләре килде. Якынча бәяләүләр буенча, мәйданда берничә мең кеше җыелган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, биредә катнашучыларның бәйрәм кәефе яхшы. Эш киң колачлы мәдәни программада гына түгел, анда башкорт эстрадасының танылган йолдызларының чыгышларыннан тыш,, ә кешеләрнең чын күңелдән республикадагы тормыш тотрыклылыгына "әйе" дип әйтергә теләвендә.

Концертны Денис Ганиев, Ильяс Батыргәрәев һәм Лилия Курамшина алып бардылар. Алар җыелган халыкка республика турында кызыклы мәгълүмат сөйләде, һәр шәһәр-районның үзенчәлегенә тукталды.

Бер сәхнәгә республика артистлары җыелды. Беренчеләрдән булып Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле солистлары чыгыш ясады. Шулай ук Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров, популяр башкаручылар Рөстәм Гыйззәтуллин, Дияна Ишниязова, Илнур Хәйруллин, Тимур Рамазанов, "Зайнетдин" этно-проекты һәм башкалар чыгыш ясады.

- Республика Башлыгы Радий Хәбиров төбәк үсеше өчен зур көч сала. Без моны соңгы елларда республикада булган үзгәрешләргә карап та әйтә алабыз. Безнең республикада 100дән күбрәк милләт вәкиле яши. Кызганычка каршы, чит илләрнең безнең бердәм булуыбызга да ачуы килә. Радий Хәбировка карата гадел булмаган сүзләр ишетелә башлагач, без дә аның яклы булуыбызны күрсәтергә килдек, - ди 4 яшьлек улы белән килгән Уфада яшәүче Анастасия Попова.

- Без дуслыкның нинди кыйммәтләргә ия булуын яхшы аңлыйбыз. Республика төзелешендә биредә яшәүче һәркемнең үз өлеше бардыр. Ә Радий Хәбиров - безгә юл күрсәтүче, халыкны туплаучы. Республикамның шулай дошманнар теленә керүенә җаным әрни. Юк, без - бердәм халык. безне алай гына җиңеп булмый, - диде 58 яшьлек Рәсилә Әдиятуллина.

Чарага республика Башлыгы үзе дә килде. Ул чыгышында бердәм Башкортстан һәм Бердәм Русия өчен җыелган якташларга рәхмәт әйтте.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас