Республикада февральдә халыкны нинди һава торышы көтүе турында “Gismeteo” порталы белгечләре фаразлады.
Синоптиклар билгеләвенчә, кышның соңгы ае Башкортстанда чагыштырмача җылы булачак. Термометр баганалары нульдән 2-9 градус түбәнрәк билгедә тукталачак.
Белгечләрнең беренчел мәгълүматлары буенча, айның беренче ике көнендә һава температурасы көндез -4 градус тәшкил итәчәк, ә төнлә бары тик 8 градус кына.
3 февральдә көн җылы булачак, җепшек кар явачак – бу көнне термометр баганалары -1 градус күрсәтәчәк. Алдагы көннәрдә температура әкренләп төшә башлый.
1 февральдән 10 февральгә кадәр халыкны мул явым-төшем көтә, әмма соңрак кояшлы һава торышы урнашачак. Шулай да февральнең соңгы көннәрендә республикада болытлы һава торышы көтелә.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, якын көннәрдә Башкортстанда көндезге температура 10-19 градус салкын булачак. Төнлә 21-24 градуска кадәр салкыннар вәгъдә ителә.
Автор фотосы.