+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 гыйнвар , 17:47

Балалар автобусы авариягә тарыган...

Нәтиҗәдә, 4 кеше һәлак булган.

Балалар автобусы авариягә тарыган...
Балалар автобусы авариягә тарыган...
Верх-Нейвинский бистәсе янында балалар белән автобус "Лада" белән бәрелешкән һәм җиңел машина белән бергә кюветка чыгып очкан.

"Ул машинаны илле метрга алып китте. Җиңел машинадагылар барысы да үлде", - дип белдерә E1.RU басмасы.

Автобуста 15 яшьлек хоккейчылар булган, алар Новоуральскига Уфадагы ярышлардан кайтып килгәннәр. Шаһитлар әйтүенчә, коткаручылар балаларны салоннан чыгару өчен пыялаларны ватканнар. Берничә үсмерне һәм тренерны ашыгыч ярдәм машинасына алып киткәннәр.

Арытаба ачыклануынча,"Кедр" хоккей командасы тренеры ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. Авария нәтиҗәсендә тагын өч кеше һәлак булган — җиңел машинаның шоферы һәм пассажирлары. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен хәзер ЮХХДИ инспекторлары һәм прокуратура тикшерә.

Фото: ufa1.ru

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: