+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 гыйнвар 2024, 14:05

Башкортстанда халык сәнгате кәсепләрен үстерү дәвам итә

Бүген республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмә үткәрде.

Башкортстанда халык сәнгате кәсепләрен үстерү дәвам итәБашкортстанда халык сәнгате кәсепләрен үстерү дәвам итә
Башкортстанда халык сәнгате кәсепләрен үстерү дәвам итә


Анда, аерым алганда, 2022-25 елларга төбәктә халык сәнгате кәсепләрен һәм һөнәрләрен тергезү һәм үстерү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар.
Республика Хөкүмәтенең сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр буенча вице-премьер-министры Александр Шельдяев хәбәр иткәнчә, Башкортстан территориясендә 17 төр халык сәнгате кәсебе бар. Бу ташны сәнгатьле эшкәртү, агачны уеп ясау, милли костюмнар, йорт савытлары, сувенирлар һәм башка күп нәрсәләр. 2023 елның 11 аенда халык сәнгате кәсепләре әйберләре җитештерү күләме 233,5 миллион сум тәшкил итте. Башкортстанда бу тармакта барлыгы 500 кеше эшли.
Халык сәнгате кәсепләре өлкәсендә эшләүче 14 республика оешмасының бары тик өчесе генә теркәлгән бу "Агыйдел", "Артель" халык сәнгате кәсебенең уку-җитештерү предприятиесе һәм "Салават" ательесы .Теркәлү федераль ярдәм чараларын алырга, шул исәптән НДС түләүдән азат итү буенча ташламадан файдаланырга мөмкинлек бирә. Моның өчен предприятиегә үз эшләнмәсен республика сәнгать-эксперт советында халык сәнгате кәсепләре үрнәге буларак теркәргә кирәк.
Узган ел республикада «Башкортстанның атказанган халык сәнгате кәсепләре остасы» дигән мактаулы исем булдырылды. 2023 елның декабрендә бу исемгә беренче сигез кеше лаек булды.
2024 елга планнарда - халык сәнгате кәсепләре субъектларының республика реестрын актуальләштерү, федераль ярдәм чараларын җәлеп итү өчен теркәлгән предприятиеләр санын арттыру.
- Мин зур шатлык белән күрәм, без кулланма сәнгатьне, халык һөнәрләрен тергезә башладык. Һәр муниципалитетта остаханәләр барлыкка килә. Иң мөһиме - ихтыяҗ арта. Хатын-кызлар милли бизәнү әйберләре белән кызыксына башлады, - диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы халык сәнгате кәсепләре эшләнмәләре җитештерүчеләре өчен форум уздырырга һәм анда республика тәкъдим иткән ярдәм чаралары һәм башка актуаль темалар буенча киң фикер алышу оештырырга кушты.
Бу хакта тулырак https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/174481.html сылтамасы аша белергә була.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас