+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 гыйнвар 2024, 17:26

Элвин Грейның йортын кар каплаган

Җырчы Таиландтан кайтып йортына керә алмаган.

Элвин Грейның йортын кар каплаганЭлвин Грейның йортын кар каплаган
Элвин Грейның йортын кар каплаган
Җырчы Элвин Грей үзенең социаль челтәрләрендә аның йорты кар белән капланганын хәбәр итә.

Таиландтан кайткач, җырчы авырлыклар белән очрашкан һәм йортына керә дә алмаган. Аның йорты кар астында калган.

"Гаҗәеп хәл. Кар белән күмелдек", - дип аңлатма биргән җырчы.

Йорт территориясен чистарту өчен җырчыга трактор ярдәменә мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Ниһаять, ул йортына эләккән.

Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас