+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 гыйнвар 2024, 10:10

Уфада кешеләрне гимназия, югары уку йорты һәм суд биналарыннан эвакуациялиләр

Нәрсә булган?

Уфада кешеләрне гимназия, югары уку йорты һәм суд биналарыннан эвакуациялиләрУфада кешеләрне гимназия, югары уку йорты һәм суд биналарыннан эвакуациялиләр
Уфада кешеләрне гимназия, югары уку йорты һәм суд биналарыннан эвакуациялиләр
Бүген, 29 гыйнварда, көндез Уфада берничә уку йорты һәм административ биналардан кешеләр күпләп эвакуацияләнә. «Башинформ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагыннан билгеле булганча, бүген Уфа фән һәм технологияләр университетының төп корпусында һәм Уфаның Орджоникидзе район судында булган кешеләрне, 20нче гимназия укучыларын һәм хезмәткәрләрен дәресләрдән һәм эштән аерылырга туры килгән.

"20нче гимназиядә эвакуация: барлык балаларны һәм укытучыларны өйләренә җибәрделәр", - дип белдерә шаһитлар.

Бу вакыйганың беренчел сәбәбе - куркыныч аноним хәбәрләр. Урында хокук саклау органнары эшли, биналарны тикшерү үткәрелә.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас