+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 гыйнвар 2024, 15:45

Башкортстан спортчысы медальләрен сатуга куйган...

Спортчы-паралимпияче Оксана Савченко медальләрен 120 миллион сумга сатарга карар кылган. Ни өчен?

Башкортстан спортчысы медальләрен сатуга куйган...Башкортстан спортчысы медальләрен сатуга куйган...
Башкортстан спортчысы медальләрен сатуга куйган...

Сатуга түбәндәге медальләр куелган (аларның һәрберсенең бәясе - 60 миллион сум):

- Пекиндагы Паралимпия уеннарының алтын медале (2008), авырлыгы - 152 грамм, үзәгендә - алсу нефрит. Бу - тарихта ярымкыйммәтле таш кулланылган беренче медальләрнең берсе.

- Лондондагы Паралимпия уеннарының алтын медале (2012), авырлыгы - 400 грамм. Уеннар уздырылган вакытта Лондон медальләре масса һәм диаметр буенча иң зурлардан булган.

- Кайчандыр мин халыкара спорт ярышлары пьедесталының иң югары баскычларында Русия флагы астында илебез гимнын зур горурлык белән тыңлап басып тордым. Мин бу мизгелләрдә бик бәхетле идем. Кызганычка каршы, хәзер спорт зур сәясәтнең тоткыны булып тора һәм спортчылар эре халыкара ярышлардан читләштерелде.

Ләкин без бергә, без – Русия! Мин аңладым: хәзерге катлаулы вакытта бернәрсә дә эшләмичә утыра алмыйм. Шуңа күрә медальләрне сатарга, ә кергән акчаларны СВО зонасындагы егетләргә һәм "Ватанны саклаучылар" фондына ярдәмгә тапшырырга, шулай ук иҗтимагый һәм кибер хәвефсезлек белән бәйле интернет-проектларга җибәрергә, акчаларның бер өлешен берничә хәйрия фондына бирергә карар иттем, – дип хәбәр итте спортчы.

Фото: оксанасавченко.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас