Башкортстан Казахстан икътисадына тирән интеграция башлады, дип шәрехләде республика Башлыгы төбәк делегациясенең дустанә илгә сәфәре нәтиҗәләре турында. Шулай ук Радий Хәбиров белдерүенчә, Башкортстан командасы Астанада агымдагы елның сентябрендә узачак Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында катнашачак, ә тиешле инфраструктура төзелгәннән соң республика бу мәртәбәле чараны үзендә кабул итә алачак.
– Бик күп очрашулар булды. Казахстан Премьер-министры һәм Президенты белән киңәшмәләр узды, алар республикага карата зур кызыксыну күрсәтте һәм икътисад өлкәсендә генә түгел. Сүз мәдәни-гуманитар хезмәттәшлек турында барды. Мин Президентны бер чарага чакырдым, моның белән хәзер үк шөгыльләнергә кирәк. Казахстан Хөкүмәте вице-премьеры Роман Скляр “Русия – Казахстан” форумын оештыруда партнерыбыз булачак, эшли башларга кирәк, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы Санкт-Петербург белән хезмәттәшлекне киңәйтергә кушты. Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, республика төньяк башкалада Башкортстан көннәре кысаларында лаеклы тәкъдим ителде, бу үзара мөнәсәбәтләрне үстерү өчен мөмкинлекләр ачты.
Радий Хәбиров 26 гыйнварда Уфада узган патриотик концертта катнашучыларга рәхмәт белдерде. Төбәк җитәкчесе билгеләп үтүенчә, халыкның мондый бердәмлеген күрергә, аңларга, күрсәтергә кирәк.
– Без республиканың бердәм булуын аңларга тиеш һәм аны таркатырга беркемгә дә мөмкинлек бирмәячәкбез, – диде Радий Хәбиров. – Минем тәкъдимне ишеттегез: монда без республика сәясәте белән риза булган кешеләр белән генә эшләмибез. Безне кешеләр барысы белән дә эшләү өчен сайлады. Шул исәптән мине дә. Шуңа күрә тәкъдим итәм: аерым конкрет адымнар һәм гамәлләр яссылыгына күчәргә кирәк.
Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларына халык белән ешрак очрашырга кушты. Әгәр моны эшләмәсәк, бушлык дөрес булмаган мәгълүмат белән тулачак, дип билгеләде ул.
– Безнең планнар һәм бурычлар турында сөйләгез. Башны комга яшерергә кирәкми, проблемалар күп. Шуңа күрә халыкка безнең кая баруыбызны һәм нәрсә эшләвебезне аңлатырга кирәк, – диде Радий Хәбиров.
Бүген кискен нокталарның берсе – экологик проблемалар, дип белдерде төбәк җитәкчесе. Радий Хәбиров хәбәр итүенчә, 31 гыйнварда Учалыда җир асты байлыкларыннан файдалану буенча утырыш үткәрү планлаштырыла. Моннан тыш, Башкортстан Башлыгы Учалыда гражданнарны кабул итәргә ниятли.
– Минем “Башкортстанны бергәләп төзик” дигән чакыруым аңлау таба. Ниндидер тирән милли проблемалар бар дип әйтә алмыйм, әмма кешеләр республика территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятен, телләрен саклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә киләсе атнадан минем очрашулар циклын башлыйбыз. Барыннан да элек, Бөтендөнья башкортлары корылтае, Татар конгрессы, Урыслар соборы, Чувашлар канашы, мариларның, удмуртларның милли-мәдәни берләшмәләре белән очрашырга телим. Мин алар да нинди проблемалар барлыгын белдерсеннәр өчен очрашырга телим, – диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе Уфада Матбугат йорты бинасын ремонтлауны проектлау турында да белдерде.
– 23 гыйнварда без дәүләт һәм муниципаль киңкүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре белән шактый нәтиҗәле очрашу уздырдык. Матбугат йортын күрү теләгем күптән бар иде. Безгә журналистлар кыш көне анда бүрек киеп утырулары турында әйтте. Барлык кирәкле карарларны кабул иттек. Проектлау бара, яхшы ремонт үткәрергә кирәк, – диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы 26 гыйнварда язучылар белән очрашуы турында да әйтте.
– Нәтиҗәле очрашу булды. Язучылар җәмгыятебезнең халәтен дә, акылны да чагылдыра. Анда кызыклы тәкъдимнәр бик күп булды һәм эшебезгә тәнкыйть сүзләре дә әйтелде. Очрашуда биргән вәгъдәләрне үтәргә һәм язучылар сүзенә колак салырга кирәк, – диде Радий Хәбиров.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.