+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 гыйнвар 2024, 02:33

Тиздән эчәр суларыбыз бетәргә мөмкин...

Белгечләр чаң суга!

Тиздән эчәр суларыбыз бетәргә мөмкин...Тиздән эчәр суларыбыз бетәргә мөмкин...
Тиздән эчәр суларыбыз бетәргә мөмкин...

Чит ил белгечләре ачыклаганча, булган җир асты су запасы бик аз дәрәҗәгә җиткән.

Климатологлар төркеме тикшеренүләре буенча, дөнья сулары куркыныч астында. Мондый нәтиҗәләр булган сулы комплексларны күп тапкырлар анализлаганнан соң ясалган. Бу суларның кимүе 40ка якын илдә ачыкланган.

Бик начар нәтиҗәләр Иран, Һиндстан һәм АКШта булган.

Шулай да, су дәрәҗәсе Азия, Таиландта арта. Экология мәсьәләсендә дөрес чаралар күрелсә, кирәкле күрсәткечләрне саклап калу мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә «РИА Новости» басмасы.

Фото: "Риа Новости" сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас