+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 Января 2024, 06:45

Магнит давылы иртән үк башланды...

Кояшта бер тәүлек эчендә көчле 11 ялкынлану булды.

Магнит давылы иртән үк башланды...Магнит давылы иртән үк башланды...
Магнит давылы иртән үк башланды...
Табигать тагын бер тапкыр метео сизгер кешеләрнең түземлеген сынаячак.
Синоптиклар фаразлавынча, бүген иртәнгә магнит давылының көче 4 баллга җитте, бу Җирнең магнит кырындагы үзгәрешләрен күрсәтә. Көн дәвамында әкренләп ул 3 һәм хәтта 2 баллга кадәр төшәчәк.
Кояш астрономиясе лабораториясендә көчле магнит давыллары ихтималлыгы — 15 процент, магнит давыллары 1 процент, дип фаразлана. Бер тәүлек эчендә Кояшта С классындагы һәм аннан югарырак 11 ялкынлану теркәлгән.
Магнит давылы көченең 4 баллга җитүе метео сизгер кешеләрдә хәлсезлек, баш авыртуы барлыкка килергә мөмкин, эшчәнлек сәләте кими. Бу очракта табиблар стрессны киметергә һәм зур физик күнегүләрдән баш тартырга киңәш итә.
Ял итү һәм ачык һавада йөрү өчен күбрәк вакыт бүлеп куярга кирәк. Хроник авырулары булган кешеләргә табибның барлык күрсәтмәләрен үтәү бик мөһим.

 
Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас