Сүз Уфаның Калинин районындагы Орджоникидзе, Уссурийск, Вологда һәм Суворов урамнары белән чикләнгән кварталның торак төзелешен комплекслы үстерү турында бара. Кварталны төзүче - Эре панельле йортлар төзү трестының «Махсуслаштырылган төзүче - 12нче КПД төзелеш идарәсе» җәмгыяте. Территорияләрне комплекслы үстерү (КРТ) килешүе беренче булып үткән ел башында Уфада төзелгән иде.
– КРТ — аерым кварталларны һәм бөтен бистәне инфраструктура-бюджет облигацияләре механизмнары ярдәмендә реновацияләү, халык өчен кирәкле транспорт, коммуналь һәм социаль инфраструктура белән тулысынча уңайлы мохит булдыру мөмкинлеге бирә торган яңа һәм нәтиҗәле ысул, - дип билгеләп үтте төзелеш һәм архитектура министрының беренче урынбасары Артем Ковшов.
6,78 гектарлы квартал чикләрендә күпфатирлы 10 йорт урнашкан, шуларның алтысы авария хәлендә һәм сүтелергә тиеш дип табылган. Алардан тыш, бу территория чикләрендә капиталь гаражлар һәм башка объектлар урнашкан.
Кварталны төзү вакыты җиде ел тәшкил итә. Комплекслы үсеш нәтиҗәсендә аны яңарту, территорияне, шул исәптән балалар уен һәм спорт зоналарын төзекләндерү күздә тотыла.
Фото: pravitelstvorb.ru